«Зәнкиев укулары»нда «Төмән өлкәсе татарлары» китабы тәкъдим ителде

Әлеге чараның пленар утырышында доклад белән ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов чыгыш ясады. Ул шулай ук «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясендә дөнья күргән «Төмән өлкәсе татарлары» китабын тәкъдим итте.
Конференциянең икенче көнендә секция утырышлары эшендә филология фәннәре докторлары: әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Венера Макарова, өлкән фәнни хезмәткәрләр Ләйсән Надыршина һәм Лениза Хәбибуллина; филология фәннәре кандидатлары: ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шакурова, өлкән фәнни хезмәткәрләр Әлфия Булатова, Фәүзия Сәгъдиева, Гөлнара Зәйниева, Энҗе Кадыйрова, Фатыйма Миңнуллина, Алинә Хөсәенова, Гөлназ Хөснетдинова, Миңнира Булатова, Миләүшә Вәлиева һәм нәшрият бүлеге мөхәррире Алсу Бәдретдиновалар катнашты.