«Татарлар» тапшыруында – Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында

Телеканал журналисты белән әңгәмә барышында Олег Хисамов Татарстан Фәннәр академиясенең TATZET платформасында урнаштырылган Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында сөйләде. Билгеле булганча, каталог ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән һәм даими рәвештә яңа мәгълүматлар белән тулыландырылып тора.
Әңгәмә белән тулырак «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының рәсми сайтында танышырга мөмкин.