Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы роленә багышланган конференция

Әлфәт Закирҗанов «Семейные ценности в татарской литературе (на примере современной драматургии)» докладында Россиядә 2024 елның Гаилә елы буларак билгеләп үтелүенә тукталып, бу мәсьәләнең татар әдәбиятында чагылыш үзенчәлекләре турында сөйләде. Гаилә кыйммәтләренең хәзерге татар драматургиясендә бирелешендә традицияләр дәвамчанлыгы һәм әдипләр иҗатындагы яңалыклар аерым пьесалар мисалында күрсәтелде.
Гамирҗан Дәүләтшин үз чыгышында борынгы бабаларыбыз кыпчакларның рухи культурасы үзенчәлекләре һәм традицияләре турында сөйләде.
