Сабантуй оештыручы белгечләр өчен семинар-практикум
18.04.2024
17 апрель көнне Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы Сабантуй бәйрәмен оештыручылар алдында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» белән берлектә оештырылган әлеге чара бу көннәрдә Казанда үз эшен дәвам итә.
Рауза Солтанованың Сабантуй утарын декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион төрләре һәм халык кәсепләре үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруга багышланган лекциясе Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән килгән милли бәйрәмебезне оештыручылар һәм режиссерлар арасында зур кызыксыну уятты.

