«Тукай укулары – 2024» дәвам итә

«Тукай укулары – 2024»  дәвам итә 17.04.2024        ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 15-16 апрель көннәрендә «Тукай укулары – 2024» кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда узган «Тарих һәм мәдәният контекстында әдәби музейлар» Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясе эшендә актив катнашты. 
     Әлеге чарада филология фәннәре докторлары Дания Заһидуллина һәм Фәрит Яхин, татар телен чагыштырып өйрәнү лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов, Сәнгать белеме үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова, текстология бүлеге хезмәткәрләре Гөлнара Зәйниева, Эльмера Галимҗанова, Фәния Фәйзуллина, Гөлназ Хөснетдинова, Гөлчирә Ханнановалар татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай иҗатын фәнни яктан төрле яклап яктырткан докладлар белән чыгыш ясадылар.


Возврат к списку