XII Халыкара тюркологик конференция

XII Халыкара тюркологик конференция 19.04.2024       18 апрель көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать галимнәре Казан федераль университетының Алабуга институтында узучы XII Халыкара тюркологик конференция эшендә катнашты. 
      Форумда төрки халыкларның телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүнең фәнни проблемалары һәм практикасы, төрки илләренең иҗтимагый-сәяси үсеше турында сүз барды. 
    Филология фәннәре докторы, әдәбият бүлеге җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов Гафур Каюмов пьесаларының поэтикасы турындагы чыгышында язучы әсәрләренең композициясенә, жанр формаларына, образлар системасына тукталды. 
    Филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зәйниева «Первый выпуск газеты «Альислах» и Фатих Амирхан» дигән темага чыгыш ясады. Билгеле булганча, әлеге газетаның беренче саны 1907 елның 3 октябрендә Казанда дөнья күрә. Гөлнара Зәйниева үз чыгышында билгесез авторның шул уңайдан «Йолдыз» газетасында басылып чыккан «Яңа гәзитә» («Новая газета») исемле бәяләмәсен анализлады. 
    Әдәбият белеме бүлеге аспиранты Чулпан Шәрипованың конференциядәге чыгышы новелла жанрының үзенчәлекләренә багышланган иде. Г.Гыйльманова иҗаты мисалында ул новелланы жанр буларак формалаштыра торган сыйфатлар һәм аның шигъри төзелеше турында сөйләде.

  

Возврат к списку