Идел һәм Урал буе милли әдәбиятларына багышланган Гомумроссия фәнни-практик семинар

Идел һәм Урал буе милли әдәбиятларына багышланган Гомумроссия фәнни-практик семинар 22.04.2024       2024 елның 24-25 апрелендә Казан шәһәрендә «Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» дип исемләнгән, күренекле россия галиме, милли дөнья образларын өйрәнүгә караган күпсанлы фундаменталь хезмәтләр авторы Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган Гомумроссия фәнни-практик семинары уза. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ). Партнерлар – П. Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты, Х.М. Бербеков исемендәге Кабардино-Балкария дәүләт университеты. 
      Семинар әлеге датага кагылышлы һәм милли әдәбиятларны өйрәнү мәсьәләләрен берләштергән бер төркем чараларны ачып җибәрә. 
    Семинарның төп эш юнәлешләре:
     – Г.Д. Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбиятларны өйрәнүдә заманча карашлар; 
     – Идел һәм Урал буе әдәбиятларының үсеш траекторияләре: үткән һәм хәзерге заман;
     – Идел һәм Урал буе әдәбиятларының милли һәм региональ үзтәңгәллеге; 
     – Идел-Урал әдәби бердәмлеге: әдәбиятара процессларның формалары; 
     – Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы; 
     – Идел һәм Урал буе әдәбиятларында транскультура процесслары. Рус телле әдәбиятлар феномены; 
     – милли әдәбиятларны өйрәнү методологиясе: компаративистика офыклары; 
     – Россия әдәби киңлегендә Идел һәм Урал буе әдәбиятлары. 
Семинар кысаларында түбәндәге түгәрәк өстәлләр оештырыла: 
     – Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы. 
     – Г.Д. Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбиятларны өйрәнүдә заманча теоретик-методологик карашлар. 
     Фәнни-практик семинар эшендә Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Коми, Кырым Республикасы, Екатеринбургтан галимнәр катнаша. 
     ТӘһСИнең Чагыштырма татар белеме лабораториясе семинарга «Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы» дигән күмәк монография әзерләде, анда Идел-Урал төбәгенең әйдәп баручы әдәбият белгечләре мәкаләләре тупланды. 

     Семинарның эшләү тәртибе: 
    2024 елның 24 апреле 
     09.00–10.00 – семинарда катнашучыларга регистрация (ТФА, 1 кат, холл) 
     09.30–10.00 – «Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы» дигән монографияне тәкъдим итү (презентация) 
     10.00–12.30 – пленар утырыш (ТФА, 1 кат, Кече зал) 
     12.30–13.30 – төшке ашка тәнәфес 
     13.30–16.30 – түгәрәк өстәл: «Г.Д. Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбиятларны өйрәнүдә заманча теоретик-методологик карашлар» (ТФА, 1 кат, Кече зал) 
    
     2024 елның 25 апреле
     09.30–12.30 – секция утырышы: «Идел һәм Урал буе әдәбиятларының үсеш траекторияләре: үткән һәм хәзерге заман» (ТФА, 2 кат, Конференц-зал) 
     09.30–12.30 – секция утырышы: «Идел һәм Урал буе әдәбиятларының милли һәм региональ үзтәңгәллеге» (ТФА, 1 кат, 119 каб.) 
    12.30–13.30 – төшке ашка тәнәфес 
    13.30–16.30 – түгәрәк өстәл: «Идел һәм Урал буе әдәбиятлары поэтикасы» (ТФА, 1 кат, 119 каб.) 
    Семинар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уздырыла. 
    Адрес: ТР, Казан шәһ., Бауман ур., 20 йорт. 
    Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)590-55-93.

Возврат к списку