«Бибимәмдүдәгә гөлләр»

«Бибимәмдүдәгә гөлләр» 22.04.2024       2024 елның 19 апрелендә танылган рәссам Әмир Мәҗитов музеенда «Бибимәмдүдәгә гөлләр» дип исемләнгән күргәзмә ачылды (кураторы – ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова). 
    Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә Зиннәтулла кызына (1864-1890) багышланган күргәзмәдә узган елның 7-8 маенда Балтач районы Сасна Пүчинкәсе авылында «Тукай эзләре буенча» мәдәни һәм фәнни проекты кысаларында оештырылган арт-пленэр вакытында Татарстан профессиональ рәссамнары тарафыннан төрле жанрда (тематик картина, пейзаж, портрет, натюрморт) иҗат ителгән 30 рәсем һәм графика әсәре тәкъдим ителде.
   Әлеге чарада пленэрның барышын яктырткан фотолар һәм видеороликлар күрсәтелде, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең биографиясе белән кыскача таныштырды; Сәнгать белеме үзәгең фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова такмаклар («Бала уйнатканда») башкарды, Балтач районында үзе язып алган берничә бишек җыры турында сөйләде. Чара барышында шулай ук шигырьләр, халык җырлары яңгырады. Рәссамнар пленэр турында истәлекләре белән уртаклаштылар һәм иҗади эшләре белән таныштырдылар.

            Р.Солтанова фотолары.

Возврат к списку