«Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» семинары

«Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» семинары 24.04.2024        Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә күренекле галим, милли дөнья образларын өйрәнүгә караган күпсанлы фундаменталь хезмәтләр авторы Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» дип исемләнгән Гомумроссия фәнни-практик семинар үз эшен башлады. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ). Партнерлар – П. Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты, Х.М. Бербеков исемендәге Кабардино-Балкария дәүләт университеты. 
       Семинарның пленар утырышы алдыннан «Поэтика литератур народов Урало-Поволжья» дип исемләнгән коллектив монография тәкъдим ителде. Әлеге басма - «Урал-Идел буе халыкларының милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалар» фәнни проектының бер өлеше. Ул институт галимнәре тарафыннан милли әдәбиятлар тарихын тикшерү буенча алып барылган фәнни эзләнүләренең дәвамы булып тора. Проектның максаты, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов билгеләп үткәнчә, ¬– әлеге төбәктә яшәүче халыкларның әдәбиятларын өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәрне берләштерүче даими фәнни мәйданчык булдыру. Үзенең чыгышында Марсель Ибраһимов китапка кергән материаллар турында сөйләде, аларның авторларын тәкъдим итте; әдәбият белемендә төбәк проблемаларына карата кызыксынуның артуын ассызыклап, бүгенге чара милли әдәбиятны өйрәнүдә тагын бер адым булыр дигән ышанычын белдерде. 
    Семинарны ачып, анда катнашучыларны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сәламләде. Ул милли әдәбиятларны өйрәнү проблемалары һәрдаим институт галимнәренең игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте, ә соңгы биш елда үткәрелгән түгәрәк өстәлләр әлеге тема буенча фәнни дискуссияләрнең актуальлеген күрсәтә, дип ассызыклады. 
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов кунакларны сәламләп, семинарның әһәмиятен билгеләп үтте; әлеге чарада Татарстан, Урал, Идел буе галимнәре генә түгел, Россиянең башка төбәкләре – Коми Республикасы, Мәскәү, Кырым Республикасы, Дагестан Республикасы, Екатеринбург, Алтай Республикасы һ.б. төбәкләрдән галимнәрнең катнашуы әлеге теманың актуальлеген тагын бер кат раслый, дип ассызыклады. 
     Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан һәм Башкортстан Язучылар берлекләре рәисләре – Ркаил Зәйдулла һәм Айгиз Баймөхәммәтов, шулай ук тарих фәннәре кандидаты, гомуми тарих кафедрасы доценты, Кабарда-Балкар дәүләт университетының Социаль-гуманитар институты директоры Мөслим Тамазов (онлайн) мөрәҗәгать итте. 
    Пленар утырыш филология фәннәре докторы, РФА М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының бүлек мөдире Анастасия Георгиевна Гачеваның Георгий Гачевның иҗади мирасында милли менталитетларны тикшерүгә багышланган чыгышы белән башланып китте. Гачев идеяләре илебезнең төрле төбәкләре галимнәренә йогынты ясады. Татар әдәбият белемендә галимнең идеяләре рецепцияләренә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбяит һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре Заһидуллина Дания Фатих кызы чыгышы багышланган иде. 
   Пленар утырышта докладлар белән шулай ук Георгий Гачевның шәкерте – филология фәннәре докторы, Х. М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар дәүләт университеты профессоры Кучукова Зөһрә Әхмәт кызы («Место и роль гачевского спецкурса в системе высшей школы», онлайн), филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры Бахтикиреева Улданай Максутовна («Космо-психо-логос тувинского народа: перспективы индигенной методологии»,) И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты профессоры Родионов Виталий Григорьевич («Теория чувашской литературы: от дискуссий о стихе к современной компаративистике»), филология фәннәре докторы, Мари дәүләт университеты профессоры Кудрявцева Раисия Алексеевна («Аксиологическая парадигма национальной литературы как предмет исследования (на примере марийской литературы)», филология фәннәре докторы, профессор, Мордовия Республикасы Социаль-икътисади мониторинг фәнни үзәге баш фәнни хезмәткәре Александр Маркович Шаронов («Фольклорное и авторское сознание «Масторавы») һәм филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, РФА А.М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әминева Венера Рудаль кызы («Явление жанровой конвергенции в татарской поэзии 1960–1980-х гг.») чыгыш ясады.
   Семинар алга таба үз эшен түгәрәк өстәлләр режимында дәвам итте.

        

Возврат к списку