Семинарның секция һәм түгәрәк өстәл утырышлары

Семинарның секция һәм түгәрәк өстәл  утырышлары 25.04.2024        Күренекле галиме Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Идел һәм Урал буе милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалары» семинары кысаларында 24-25 апрельдә берничә секцион утырыш һәм түгәрәк өстәл узды. 
      Утырышларның берсе Идел һәм Урал буе әдәбиятларының үсеш траекторияләренә багышланган иде. Тагын бер секция утырышында катнашучылар әдәбиятларының милли һәм төбәк үзенчәлекләре, шулай ук әдәби-ара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. 
     Георгий Гачевның фәнни мирасы һәм милли әдәбият һәм мәдәниятләрне тикшерүдә заманча теоретик-методологик алымнар 24 апрельдә узган түгәрәк өстәл барышында каралды. 25 апрельдә галимнәр түгәрәк өстәл артында Урал-Идел буе халыкларының әдәбиятлары һәм мәдәниятләре поэтикасы турында фикер алыштылар. 
    Фәнни-практик семинар эшендә Мәскәү, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Коми, Кырым Республикасы, Екатеринбургтан галимнәр катнашты.

  

Возврат к списку