Декоратив сәнгатьтә һәм дизайнда заманча тенденцияләр

Декоратив сәнгатьтә һәм дизайнда заманча тенденцияләр 02.05.2024       Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 2024 елның 23-25 апрелендә Мәскәү дәүләт мәдәният институтында һәм Россия Сәнгать академиясендә узган «Декоратив сәнгатьтә һәм дизайнда заманча тенденцияләр» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. 
    Конференциядә катнашучылар декоратив сәнгатьтә декор тарихы һәм теориясе, киңлек мохитендә декоратив сәнгать һәм дизайн синтезы, укыту методикасы һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Конференция кысаларында шулай ук әлеге өлкә педагоглары өчен квалификация күтәрү программасы да оештырылган иде. 
    ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы һәм фәнни хезмәткәр Җәләлиева Айгөл Каниф кызы форум кысаларында узган семинар-практикумнар эшендә катнашты. 
    Р.Р. Солтанова Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында татар күн мозаикасын укытуда традицияләр һәм яңалыклар темасына чыгыш ясады, А.К Җәләлиеваның доклады Казан шәһәре бизәлешендә сәнгать керамикасына багышланган иде. Алар шулай ук Мәскәү дәүләт мәдәният институтының пыяла һәм керамика остаханәләрендә, Мәскәү рәссамнар йортында «Весна священная» дип исемләнгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсендә булдылар.

    

Возврат к списку