«Тукай эзләреннән» проектында катнашучылар Югары Субаш мәктәбендә
06.05.2024
2024 елның 29 апрелендә Балтач районының Югары Субаш гомуми белем бирү мәктәбендә «Тукай эзләреннән» проектында катнашучылар белән очрашу узды.
Рәссамнар «Бибимәмдүдәгә гөлләр» дип исемләнгән күргәзмәдә Татарстан Республикасы Балтач районы Сасна Пүчинкәсе авылында узган арт-пленэр вакытында иҗат ителгән эшләрен күрсәттеләр (кураторы – ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова).
Чарада авыл җирлеге башлыгы Азат Хөснетдинов, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев чыгыш ясады. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Исмәгыйлев (Нәккаш) Г.Тукайга багышланган хезмәтләре турында сөйләде, мәктәпкә үзенең шамаилләрен бүләк итте.
Рәссамнар мәктәп укучыларының Г.Тукай әсәрләре буенча язылган рәсемнәренә бәя бирделәр, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Кунаклар шулай ук мәктәп музеенда булдылар, Сасна Пүчинкәсе авылында Г.Тукайның әнисе каберенә чәчәкләр салдылар.

