Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә

Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә 06.05.2024      2024 елның 8 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татарлар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар, һәм исламга кайту процесслары (ХХ гасырның икенче яртысы)» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысасында «Бөек Ватан сугышы татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» дип аталган Түгәрәк өстәл утырышы уздырыла. 
    Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
    Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: 
     – ХХ гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында милли-дини кыйммәтләр чагылышы;
     – фронтовик-язучылар иҗатында мөселман дөнья сурәте; 
     – татар әдәбиятында һәм публицистикасында Бөек Ватан сугышы темасы. 
      Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашуы көтелә. 
      Эш регламенты: 
      12.00-12.30 – катнашучыларны теркәү; 
      12.30-14.00 – түгәрәк өстәл утырышы; 
      14.00-14.30 – фикер алышу. 
      Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур., 12). 
      Элемтә өчен: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

Возврат к списку