Туган телнең киләчәген кайгыртып
07.05.2024
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, татар теле дәреслекләре авторы Мөслимә Мәгъсүм кызы Шәкүрова 3 май көнне Татарстан радиосында чыгып килүче «Фидакарьләр» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.
Институт тарафыннан эшләнгән Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда куллануга рөхсәт ителгән яңа татар теле дәреслекләре турында әңгәмә белән Татарстан радиосының рәсми сайтында https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/fidakarlәr/fidakarlәr-03-05-24/ адресы буенча танышырга мөмкин.
Фото Татарстан радиосы сайтыннан алынды.
