«Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» түгәрәк өстәле
13.05.2024
8 май көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Бөек Ватан сугышы – татар әдәбияты һәм публицистикасы көзгесендә» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Әлеге чара «Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш ветераннары булган татарлар – ислам динен тергезүчеләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган иде.
Филология фәннәре докторы, институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов түгәрәк өстәлдәге докладында Хәй Вахит иҗатында дини чикләүләрне урап узу авырлыклары турында сөйләде. Филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина чыгышы фронтовик-язучы Ә. Еникинең сугыш турындагы әсәрләрендә мөселман дөнья сурәтенә багышланган иде.
Докладлар белән шулай ук филология фәннәре докторлары – Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина («Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясендә милли-дини кыйммәтләр») һәм әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова («Бөек Ватан сугышыннан соңгы татар прозасы контекстында Хәсән Сарьян иҗаты: милли-дини күзаллауларны тергезү»), филология фәннәре кандидатлары, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәрләре Айгөл Ганиева («Мирсәй Әмир иҗаты: герой һәм проблематика») һәм Ләйсән Галиева («Габдулла Галиев прозасында дини-әхлакый күзаллаулар») чыгыш ясады.
Конференция кысаларында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узган түгәрәк өстәлдә «Бөек Ватан сугышы ветераннарының исламны торгызуда һәм 1970-1980 елларда ТАССРда мәчетләр ачудагы роле» темасына доклад белән филология фәннәре кандидаты, доцент, ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов чыгыш ясады.
