Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты галимнәре – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты галимнәре –  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 15.05.2024       2024 елның 15 маенда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Абай исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте фәнни-мәгариф үзәген ачу тантанасына килгән Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты делегациясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге эшчәнлеге белән танышты. 
    Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты проректоры Ардак Бакытулы Бейсенбай, транспорт-энергетика факультеты деканы Омиржан Шералыулы Кокаев, административ департамент директоры Ануар Сапаргалиулы Майканов, «Абай академия» фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Аубакир Жандос Магазбекулы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгенә килде. 
     Институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин кунакларга үзәкнең эш юнәлешләре һәм соңгы елларда әзерләнеп нәшер ителгән китаплар турында сөйләде, Язма мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Нурия Габделәхәт кызы Гәрәева Язма мирас үзәге фондларында сакланган сирәк кулъязма һәм басма материаллар белән таныштырды.

     

Возврат к списку