«Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыклары телләре» I стратегик сессиясе

«Мәгълүмати технологияләр  һәм Россия халыклары телләре» I стратегик сессиясе 17.05.2024      Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Ришат улы Хисамов 13-14 май көннәрендә «Мәгълүмати технологияләр һәм Россия халыклары телләре» («Информационные технологии и языки народов России») дип исемләнгән I стратегик сессия эшендә катнашты. 
     Җирле халыклар телләренең халыкара унъеллыгын үткәрү кысаларында Мәскәүдә Яндекс штаб-фатиры мәйданчыгында оештырылган әлеге чарада тел сәясәте өлкәсеннән 200 дән артык эксперт, цифрлы технологияләр белгечләре, фән һәм мәгариф вәкилләре катнашты. Төрле төбәк вәкилләре киберкиңлектә туган телләрен саклау һәм үстерү буенча үз проектларын тәкъдим иттеләр. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов «Цифровые решения поддержки языков народов России: базовые языковые технологии» дип исемләнгән панель сессиясе кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәренең әлеге өлкәдәге фәнни-гамәли проектлары белән таныштырды.

Возврат к списку