Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр
17.05.2024
2024 елның 16 маенда ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге галимнәре республиканың педагогик хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән милли мәгариф секциясе утырышында катнашты.
Киңәшмә Теләче районы «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, туган телдә гомуми белем бирү оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узды.
ТӘҺСИнең гыйльми сәркатибе, милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Гиниятуллина туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары, район методик берләшмә җитәкчеләре алдында ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан эшләнгән заманча ресурсларны («Мәгърифәт» медиаплатформасы) дәресләрдә куллану турында чыгыш ясады. Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә институт тарафыннан эшләнгән электрон ресурслардан файдалану мөмкинлекләре белән туган (татар) телдә белем бирүче гомуми белем оешмалары директорларын милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова таныштырды.
