Георгий Гачевның 95 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә
17.05.2024
2024 елның 14-15 маенда РФА М. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында күренекле философ, мәдәният һәм әдәбият белгече Георгий Дмитриевич Гачевның тууына 95 ел тулуга багышланган «Жизнь с Мыслью: творческое наследие Георгия Гачева» Халыкара фәнни конференциясе узды. Конференцияне оештыручыларның берсе – ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Конференция эшендә ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре – филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге баш фәнни хезмәткәре Дания Фатих кызы Заһидуллина; филология фәннәре кандидаты, чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Илдар улы Ибраһимов һәм филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Шәүкәт кызы Галиева дә катнашты.
Билгеле булганча, Россиядә Гачев чаралары сериясе 2024 елның 24-25 апрелендә ТР Фәннәр академиясендә «Идел һәм Урал буе халыкларының милли әдәбиятлары: тикшеренү парадигмалары һәм практикалары» фәнни-гамәли семинары белән башланып киткән иде. Конференцияне оештыручылар, аның партнерлары (П. Лумумба исемендәге Россия халыклар дуслыгы университеты, Х.М. Бербеков исемендәге Кабарда-Балкар университеты, РФА Славян халыкларын өйрәнү институты) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективына семинарны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Конференциянең ачылу тантанасында чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире Марсель Илдар улы Ибраһимов ТӘҺСИ директоры Ким Мөгаллим улы Миңнуллинның сәламләү хатын җиткерде һәм катнашучыларны Г.Гачев Бөек Ватан сугышы елларында яшәгән Иске Казансу авылына (Татарстан Республикасы Бөгелмә районы) кунакка чакырды.
