Милли үзаңның нигезе буларак – тел
20.05.2024
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 2024 елның 16–18 маенда Тула шәһәрендә узган «Милли үзаңның нигезе буларак – тел» халыкара фәнни конференциясендә онлайн форматта катнашты.
Институтның фәнни хезмәткәрләре – филология фәннәре кандидатлары Фәүзия Сәгъдиева, Гөлназ Мөхәрләмова, Диләрия Абдуллина, Әлфия Кәримова, Миннира Булатова, Гөлнара Зәйниева, Гөлназ Хөснетдинова, филология фәннәре докторы Лениза Хәбибуллина, шулай ук Алсу Бәдертдинова докларында татар диалектологиясен лингвокультурологик аспектта тикшерү; милли үзаңны формалаштыру чарасы буларак диалектизмнар, телнең диалект формалары; татар теленең урта диалекты Минзәлә сөйләшенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре; Ф.С. Хәкимҗановның фразеологик сүзлеге лингвокультурологик типтагы сүзлек үрнәге буларак; Фатих Әмирхан һәм Гаяз Исхакый публицистикасы (1907–1912); туган (татар) әдәбияты буенча яңа УМК чаралары ярдәмендә укучыларда милли үзаңны формалаштыру темалары күтәрелде.
Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни мәкаләләр җыентыгының нәшер ителеп, РИНЦ платформасында урнаштырылуы көтелә.
