Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар

Татар дин әһелләренең XIV Бөтенроссия форумына багышланган быелгы конференция «Заманча шартларда Россия мөселман-татарларының теологик доктриналары, фәнни концепцияләре һәм оештыру формаларының актуальлеге» дип исемләнгән иде.
Чараның 18 майда узган пленар пленар утырышында чыгыш ясап, Илһам Гомәров татар язма мирасын өйрәнү буенча институтта алып барылучы тикшеренүләр турында сөйләде, Сөләймән Саксини һәм Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнү мәсьәләләренә аерым тукталды.
Конференция кысаларында шулай ук ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәтләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде.