Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале

Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале 22.05.2024       22 майда Мөхәммәдьяр исемендәге Халыкара төрки әдәбиятлар фестивале кунаклары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәге эшчәнлеге белән танышты. 
   Мирасханәдә сакланучы сирәк кулъязмалар һәм басма материаллар, институтның фәнни хезмәтләре белән экскурсия барышында институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, Язма мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, фәнни хезмәткәр Нурия Гәрәева таныштырды. 
    Алга таба Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Саха (Якутия), Чувашия, Дагстан, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикаларыннан килгән танылган әдипләр, нәширләр «Төрки халыклар әдәбияты: тарихы һәм бүгенгесе» дип исемләнгән панель дискуссиядә катнашты. Чараны ТӘҺСИ галимнәре – филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина һәм филология фәннәре кандидаты, чагыштырма тел белеме лабораториясе мөдире Марсель Ибраһимов алып барды. Дискуссиядә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин һәм Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Мәскәү кунаклары катнашты.

      

Возврат к списку