ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасы
![ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасы ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасы](/upload/iblock/949/img_20240529_wa0025.jpg)
Экспедиция составына халык иҗаты (экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов һәм филология фәннәре кандидаты Рузилә Сафиуллина), лингвистика (филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова), этномузыкология (сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Гилемьянова), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре (сәнгать белеме кандидаты, сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева), археография (филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова) һәм эпиграфика (Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усманов) буенча галимнәр керә.
7 июньгә кадәр алар Мордва Республикасында яшәүче татарларның халык авыз иҗатын, археографик мирасын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.