Мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз

 Мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз 03.06.2024       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Хисамов Олег Ришат улына, халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызына һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Арзамазов Алексей Андреевичка «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры» исеме бирелде. 
     Әлеге карар Татарстан Республикасыы Фәннәр академиясе президиумының 31 майда узган утырышында кабул ителде. 
     Хезмәттәшләребезне мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет, яңа фәнни ачышлар, һөнәри уңышлар телибез!

Возврат к списку