«Россия төп халыклары телләре полимәдәни киңлектә» конференциясе

«Россия төп халыклары телләре полимәдәни киңлектә» конференциясе 06.06.2024       5 июньдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының ареаль лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Булатова Әлфия Кәрим кызы Е.Г.Мултуеваның тууына 105 ел, В.Н. Тадыкинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Языки коренных народов России в поликультурном пространстве» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты (Таулы Алтай шәһәре). 
    «Россиянең төп халыклары телләре заманча тел белеме парадигмалары системасында (грамматика, лексикология, лексикография, диалектология проблемалары)» секциясе кысаларында яңгыраган докладларда төрки телләрнең фонетик һәм морфологик төзелешен, шулай ук лексика һәм фразеологиясен Алтай һәм башка төрки телләр материалында өйрәнү һәм тасвирлау мәсьәләләре каралды. Әлфия Булатова диалектларның килеп чыгышын билгеләүгә багышланган доклад белән чыгыш ясады. 
    Форум Алтай Республикасы, Мәскәү, Бурятия, Калмыкия, Татарстан, Кабарда-Балкар, Тыва, Хакасия, Новосибирск һәм Кемерово өлкәләренең фәнни һәм мәгариф оешмалары галимнәре катнашында уза.

Возврат к списку