Фонетика фәне яңалыклары

9 февральдән 31 майга кадәр дәвам иткән әлеге семинарларда дөньяның төрле телләре (Африка, фин-угор, төрки һ.б.) мисалында фонетик фәннең артикулятор һәм акустика өлкәләрендәге инновацияләре каралды.
Онлайн-семинарларда филология фәннәре докторлары – Амур дәүләт университеты филология факультетының чит телләр кафедрасы мөдире Морозова Ольга Николаевна, Эксперименталь-фонетик тикшеренүләр лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре Андросова Светлана Викторовна һәм лабораториянең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Уртегешев Николай Сергеевич кебек танылган галимнәр чыгыш ясады.