Себергә экспедиция
24.05.2024
2024 елның 5 - 19 май көннәрендә сәнгать фәннәре докторы, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Солтанова Рауза Рифкат кызы Себер татарлары йортларының төбәк, милли үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан Омск, Томск, Төмән өлкәләрендә булды.
Омск, Томск, Төмән өлкәләрендә Рауза Солтанова, татарлар яши торган авылларда йорт үзенчәлекләрен өйрәнүдән тыш, музейларда, Татар мәдәнияты үзәкләрендә сакланучы экспонатлар белән танышты, Тубыл шәһәрендә Осталар йорты эше, танылган таш кисүче Минсалим Тимергаҗиев иҗаты белән дә якыннан танышты.
Экспедиция барышында ул шулай ук Себер музейларында (Омск тарихи-туган якны өйрәнү музее, «Сибирская старина» Өлкә дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы, Омск дәүләт университетының Археология һәм этнография музее, Томск туган якны өйрәнү музее, И.Я Словцов исемендәге Төмән музей комплексы, Тубыл тарихи-архитектура музей-тыюлыгы) булып, андагы архив материалларны өйрәнде.
Себергә сәфәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылган иде. Экспедиция вакытында сәнгать белгеченә шулай ук Омск, Томск, Төмән өлкәләренең Татар милли-мәдәни автономияләре һәрьяклап ярдәм күрсәтте.