ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Мордва Республикасының татар авыллары

Фольклорчылар Илмир Ямалтдинов (экспедиция җитәкчесе) һәм Рузия Сафиуллина, тел белгече Әлфия Булатова, музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова, археограф Ләйлә Гарипова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, эпиграфика белгече Венер Усманов составындагы галимнәр төркеме 16 торак пунктында (Дубенки районының Ламат, Кочкурово районының Татар Ымызы, Рузаевка районының Татар Пешләсе, Татар Шебдасы (Субдач), Өрләдем, Үгенә, Инсар районының Яндавище, Кадошкин районының Иса, Потьма, Латыш, Ковылкин районының Иске Аллагол (Искил), Торбеево районының Йөнә, Сыркыды, Зубова Поляна районының Горенка, Татар Искиле, Чатука авыллары) эш алып барды.
Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр татар халкының милли-мәдәни мирасын өйрәнделәр, аның авыз иҗаты, теле, сәнгате, музыкасы, археографиясе, эпиграфикасы, шулай ук традицион мәдәнияте буенча бай материал тупладылар.
Мордовия Республикасына беренче фәнни комплекслы экспедиция 2023 елда үткәрелгән иде. Татар авыллары саны күп булу сәбәпле, әлеге төбәктә халкыбызның рухи һәм матди мирасын өйрәнү киләзсе елда да дәвам итәчәк.