Татар шагыйре, драматург Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгына багышланган конференция

Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы үзенең «М.Укмасый: фаҗигале язмыш, гыйбрәтле иҗат» дип исемләнгән докладында язучы тормышының аерым битләре һәм иҗатының үзенчәлекләре турында сөйләде. Текстология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Хөснетдинова Гөлназ Азат кызы, «Габдулла Тукай Миргазиз Укмасый истәлекләрендә» темасына чыгыш ясап, әлеге ике шагыйрьнең үзара мөнәсәбәтләре, аларның хатлары, бер-берсенә йогынтысы мәсьәләләренә аерым тукталды.


