ТӘҺСИ галимнәре Сабантуй өчен бүләкләр җыю чарасында катнашты

ТӘҺСИ галимнәре Сабантуй өчен бүләкләр җыю чарасында катнашты 24.06.2024      21 июнь көнне Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Сабантуй алдыннан Казан урамнары буйлап узган бүләкләр җыю тантанасында катнашты. 
      Милли костюмнардагы музыкаль һәм бию төркемнәре, шәһәр халкы һәм туристлар озата килгән бәйрәм арбаларын каршы алган ТР Фәннәр академиясе делегациясе составында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, директор урынбасарлары Олег Хисамов, Алсу Шәрипова, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова һәм шул ук үзәк хезмәткәрләре Людмила Шкляева, Гөлназ Гыйлемьянова бар иде. Галимнәребез катнашындагы әлеге чара халык традицияләрен торгызу һәм саклау эшенә бер өлеш булды. 
   ТР Фәннәр академиясе исеменнән Сабантуй ярышларында катнашучылар өчен сөлгеләр, түбәтәй һәм ТӘҺСИ галимнәре тарафыннан әзерләнгән китаплар, музыка әсәрләре яздырылган дисклар тапшырылды.

    

Возврат к списку