ТӘҺСИ хезмәткәрләре Халыкара фәнни мәктәп эшендә катнашты

ТӘҺСИ хезмәткәрләре Халыкара фәнни мәктәп эшендә катнашты 24.06.2024       2024 елның 21-22 июнь көннәрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Гуманизация образования в вузе и школе» XXXXV Халыкара фәнни мәктәбе эшендә онлайн форматта катнашты (Казакъстан, Павлодар ш.).
     Филология фәннәре докторы, профессор Валентина Авраамовна Маслованың юбилеена багышланган әлеге чара, П.П. Семенов-Тян-Шанский исемендәге Халыкара гуманитар университет, Торайгыров университеты (Павлодар ш., Казакъстан) тарафыннан оештырылып, Россия, Белоруссия, Кыргызстан, Казакъстан галимнәре катнашында узды. Анда докладлар белән филология фәннәре докторы, профессор, П. П. Семенов–Тян-Шанский исемендәге Халыкара гуманитар университет ректоры Марина Пименова (Санкт-Петербург ш.), филология фәннәре докторы, профессор Валентина Маслова (Витебск ш.); филология фәннәре докторы, профессор Зифа Темиргазина (Павлодар ш.) кебек әйдәп баручы галимнәр чыгыш ясады. 
      Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан Фәнни мәктәп эшендә онлайн форматта филология фәннәре кандидатлары: гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ф. К. Сәгъдиева, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Ә.К. Булатова һәм А.Я. Хөсәенова, лексикография бүлегенең өлкән хезмәткәре Э.И. Сафина, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Л.Ш. Галиева, Ф.Х. Миңнуллина, А.Ф. Ганиева, ТР Фәннәр академиясенең аспирантура һәм квалификация күтәрү бүлеге җитәкчесе Ч.З. Абдуллина катнашты.

Возврат к списку