Гаиләдә мәдәни традицияләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәл
25.06.2024
20 июнь көнне ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институның Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре гаиләдә мәдәни традицияләрне саклауга («Креативные практики сохранения культурных традиций в российской семье») багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.
Казан дәүләт мәдәният институтында узган әлеге чарада сәнгать белеме кандидаты, үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева «Рәссам Бердниковлар династиясе» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Сәнгать белеме кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Наталья Герасимованың чыгышы үзбәк һәм татар гаиләләрендә йорт кәсепләренең саклануын һәм үсешен чагыштырып анализлауга багышланган иде.
Түгәрәк өстәлдә яңгыраган докладлар чараның электрон видеоҗыентыгында урын алыр дип көтелә.
