Миф – тарих, сәясәт һәм мәдәнияттә

 Миф – тарих, сәясәт һәм мәдәнияттә 27.06.2024      ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре П.П. Семенов-Тян-Шанский исем. Халыкара гуманитар университет һәм Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университеты 24-26 июнь көннәрендә Севастополь шәһәрендә оештырган «Миф в истории, политике, культуре» VII Халыкара фәнни конференциясендә докладлар белән онлайн форматта чыгыш ясады. 
    Филология фәннәре кандидаты, гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәүзия Сәгъдиева чыгышы татар телендә һәм аңында мифик вакыт чагылышына багышланган иде; филология фәннәре кандидатлары, ареаль лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Әлфия Булатова һәм Алинә Хөсәенова чарада катнашучылар игътибарына «Хәзерге татар диалектларында мифологик затларның исем вариантлары» темасына доклад тәкъдим итте. Хәзерге татар драматургиясендәге мифологик образларны үз чыгышларында филология фәннәре кандидатлары, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәрләре Фатыйма Миңнуллина һәм Ләйсән Галиева яктыртты. ТӘҺСИ хезмәткәрләренең докладлары 25 июньдә «Мәдәният мифлары: әдәбият, сәнгать, шигърият, семиотика» секциясе кысаларында яңгырады. 
      Конференция эшендә шулай ук филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева һәм ТР ФА аспирантура һәм квалификация күтәрү бүлеге җитәкчесе Чулпан Абдуллина катнашты.

Возврат к списку