«Шомбай–fest» Халыкара курчак театрлары фестивале

«Шомбай–fest» Халыкара курчак театрлары фестивале 02.07.2024       Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре 2024 елның 25 июненнән 2 июленә кадәр Казанда узган «Шомбай–fest» Халыкара курчак театры фестивале эшендә катнашты. 
      Филология фәннәре кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко фестиваль көннәрендә мәдәни күзәтүчеләр төркеме составында эшләде. Сәнгать фәннәре докторы, үзәк мөдире Рауза Солтанова фестивальнең ябылу тантанасында катнашты. 
   2013 елда республиканың Мәдәният министрлыгы һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры инициативасы белән оештырылган әлеге фестиваль быел Казанда бишенче тапкыр уздырылды. «Шомбай - fest» эшләгән елларда анда Россия Федерациясенең, шулай ук якын һәм ерак чит илләрнең 70ләп курчак театры катнашкан. Быелгы фестивальдә Белоруссия, Азәрбайҗан һәм Россия театрлары чыгыш ясады.

  

Возврат к списку