Институт Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, хәзерге этапта фәнни җәмәгатьчелек алдында торган бурычларны билгеләп, кыскача институт эшчәнлегенә тукталды, соңгы 18 елда институтны җитәкләгән Ким Миңнуллинга татар фәнен үстерүгә керткән өлеше, аның җитәкчелегендә институт коллективы ирешкән уңышлар өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да хезмәттәшлеккә, татар филологиясе өлкәсендә уртак эшкә ышаныч белдерде. Алга таба ТР ФА вице-президенты Айнур Тимерханов К.Миңнуллинның галим һәм татар теле, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы фәнни-тикшеренү институты директоры буларак гуманитар фәнгә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа директоры Халиков Илгиз Илдар улы моңа кадәр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф идарәсен җитәкләгән, аңа кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын үтәгән. Тумышы белән Башкортстан Республикасының Стәрлебаш авылыннан, «татар теле һәм әдәбияты укытучысы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантура тәмамлап, 2008 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган.