Казан галимнәре туган телләрне өйрәнүнең актуаль проблемаларына багышланган конференциядә катнашты

Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы кысаларында оештырылган әлеге форум эшендә Россия төбәкләреннән һәм 40тан артык чит илдән килгән мәдәният, мәгариф, социаль һәм гуманитар һ.б. фәннәр өлкәсеннән экспертлар катнашты. ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерхановның татар теле мисалында республикада туган телләрне саклау һәм өйрәнү буенча академик кооперация тәҗрибәсен тәкъдим иткән доклады чараның пленар утырышында яңгырады. ТӘҺСИ директоры урынбасары Олег Хисамовның чыгышы татар телен саклауга мультидисциплинар караш, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедицияләре нәтиҗәләре һәм перспективаларына багышланган иде.
Чара Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, ЮНЕСКОның «Информация для всех» программасы Россия комитеты тарафыннан РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФнең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге ярдәме белән оештырылган иде.
.jpeg)
