Институтның сәнгать белгечләре «Уйлап чыгарылмаган патшалыкларны эзләү» күргәзмәсендә очрашуда катнаштылар

Сәнгать белеме үзәге тарафыннан танылган галим-археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Фаяз Хуҗин белән очрашу оештырылды. Галим ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исменедәге Археология институты үткәргән археологик эзләнүләр турында сөйләде. Татарстанның археологик хәзинәләре булган уникаль экспонатлар, һәйкәлләр белән таныштырды.