Хезмәттәшләребезне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры исемен алу белән тәбриклибез!

Профессор таныклыгы алган 24 галим арасында ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – директорның фән буенча урынбасары Хисамов Олег Ришат улы, халык иҗаты бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызы һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Арзамазов Алексей Андреевич та бар.
Хезмәттәшләребезне әлеге мөһим вакыйга белән котлыйбыз һәм алга таба да фәнни эшчәнлектә уңышлар, яңа ачышлар телибез!

