«Фәнни Татарстан» журналының чираттагы саны

Филология фәннәре докторы, доцент, ТӘҺСИнең баш фәнни хезмәткәре Флер Гыйлемшин һәм филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты доценты Айсылу Гыйлемшинаның «Тел белеме» бүлегендә чыккан мәкаләсе кыйссаларда кулланылган сакраль лексиканы анализлауга багышланган. ХІХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башы борынгы госман һәм гарәп телләреннән тәрҗемә ителгән текстларда Allah 'Аллах' һәм Täğalä 'Аллаһы Тәгалә', шулай ук төрки Täηre 'Алла' һәм фарсы Xodaj 'Алла'лексемаларын актив куллану, авторлар фикеренчә, текстның эмоциональ тәэсирен көчәйтергә мөмкинлек бирә.
Татар кыска җырларындагы үсемлек исемнәре филология фәннәре кандидаты, институтның лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илһамия Сабитованың «Татар халык иҗатында фитонимнар» мәкаләсендә ачыклана. Татар халык җырларын тикшереп, автор фитонимик лексиканың тематик төркемнәрен билгели, шулай ук, куллану активлыгын исәпкә алып, югары символик потенциалга ия булган фитонимнарны аерып күрсәтә.
Алдагы мәкаләнең темасы – татар теленең орнитологик лексикасы. Филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина анда гарәп-фарсы теленнән кергән кош исемнәрен һәм кошлар белән бәйле башка сүзләрне тикшерә. Аларның бер өлеше гомуми кулланышка кереп китүләрен (былбыл, тавис, тутый, һөдһөд, һомай һ.б.), кайберләренең активлыгын югалтуын (гораб, гасфур, шәбгир һ.б.). яки диалектларда (хорус) яисә лексикографик чыганакларда һәм нәфис әдәбиятта генә (шаһбаз, шаһин, әабил, гандәлиб һ.б.) очравын билгели.
Урта Идел буе төбәгендә борынгы заманнардан ук фин-угор, төрки һәм славян халыклары янәшә яшәгән, бу аларның мәдәниятләре һәм телләренең үзара йогынтысына һәм үзара баетуына китергән. Филология фәннәре кандидаты, доцент Рауза Куряева мәкаләсендә Урта Идел буе республикалары һәм өлкәләренең торак пунктлары исемнәре (ойконимнары) өлкәсендә төрки телләрнең рус теленә йогынтысы нәтиҗәсе күрсәтелә.
Татар телендә кешенең матди хәлен чагылдырган сүзләр һәм фразеологик берәмлекләр, шулай ук әлеге күренешкә мөнәсәбәтне белдергән башка тел чаралары филология фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Рузилә Фәттахова материалында анализлана. Анда матди байлыкның мәгънәсенә генә түгел, ә эмоциональ-экспрессив һәм стилистик төсмерләр белән баеткан фразеологик чыганакларга да аерым игътибар бирелә.
«Тел белеме» бүлеге институтның нәшрият бүлеге мөхәррире Алсу Бәдретдинованың «Татар теле Кузнецк сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре» дигән мәкаләсе белән тәмамлана. Анда Пенза өлкәсе Городище районының Югары Әләзән (Аембура), Урта Әләзән, Түбән Әләзән, Лопатино районының Селәү, Иске Вершаут, Иске Карлыган, Берлек, Шемышейка районының Оз авылы, Исса районының Югары Салмука, Каменка (Плетневка), Шеркәвич (Кильмаевка), Лунино районының Шыкша (Синорово) авылларына экспедиция вакытында язып алынган сөйләш үрнәкләре анализлана.
«Әдәбият белеме» бүлегендә чыккан берничә мәкаләдә әдәбиятта чагылыш тапкан милли-дини тема күтәрелә. Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Дания Заһидуллина материалы Әмирхан Еникинең «хәрби» прозасында дөньяның мөселман картинасы элементларын тикшерүгә багышланган: язучының сугыш турындагы хикәяләрен анализлап, автор әдип иҗатында татар совет әдәбиятында тирән традицияләр, татар халкының дөньяга карашы чагылган мөселман картинасы барлыкка килә дигән нәтиҗә ясый.
Узган гасырның 50-70 еллары татар прозаигы Хәсән Сарьян иҗаты филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Венера Макарова мәкаләсендә тикшерелә. «Бер ананың биш улы» повестен анализлау язучының дингә мөнәсәбәтен билгеләргә мөмкинлек бирә. Автор фикеренчә, булган идеологик чикләүләргә карамастан, Х.Сарьян төрле алымнар ярдәмендә татар әдәбиятының этно-дини традицияләрен торгызу мөмкинлеген таба.
Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясендәге милли-дини кыйммәтләргә үз мәкаләсендә алга таба филология фәннәре докторы, Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина үз мәкаләсендә туктала. 1960-1980 елларда татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең төп факторы булып, автор фикеренчә, милли теманы актуальләштерү, традицияләрне торгызу юлларын эзләү тора. Шундый әсәрләрнең бер мисалы булып Гариф Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе тора, анда төп геройлар – авыл мулласы Габбас һәм аның кызы Нурия язмышын сурәтләү татар халкының язмышы турында уйланулар белән тыгыз үрелеп бара.
1970-1980 еллардагы татар драматургиясендә романтик юнәлеш үзенчәлекләре Илдар Юзеев иҗаты мисалында филология фәннәре докторы, ТӘҺСИ директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Шәрипова мәкаләсендә ачыла. Автор фикеренчә, пьесаларда конфликт үзенчәлеге, мифологик һәм идеальләштерелгән геройлар, милли үзенчәлекне чагылдырган символларны һәм архетипларны куллану татар халкының этник үзаңын формалаштыруга юнәлдерелгән драма әсәрләре иҗат итәргә мөмкинлек тудыра.
Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Ганиева һәм Казан мәдәният институтының өлкән укытучысы Илнур Ганиевның Совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мирсай Әмир иҗатын өйрәнүгә багышланган мәкаләсендә язучының иҗатында мөһим урын алып торган, әмма җәмәгатьчелеккә аз билгеле булган әсәрләр («Командир» романы, «Җан көеге» повесте һәм «Кичә турында - бүген») анализлана. Алар, авторлар фикеренчә, совет чоры таләпләренә җавап бирә һәм, идеологияне икенче планга куеп, гомумкешелек кыйммәтләрен барысыннан да югарырак итеп күрсәтә.
XX гасыр ахыры-XXI гасыр башы татар язучысы Зәки Зәйнуллинның иҗаты белән филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Нәсыйбуллина мәкаләсе аша танышырга мөмкин.
Казан шәһәре күп профильле «Перспектива» лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Мөбарәкшина мәкаләсендә сүз Фатих Котлының татар-төрек вакытлы матбугатында тәрҗемә эшчәнлеге турында бара («Әдәбият белеме» бүлеге). Төркиядә хәзерге татар әдәбияты фәнни дәрәҗәдә шулай ук нигездә Ф.Котлы тәрҗемәләре аша өйрәнелә. «
Халык иҗаты» бүлегендә укучы игътибарына ике материал тәкъдим ителә. Беренчесендә (авторы – филология фәннәре кандидаты, ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Гөлнирә Хөсәенова) Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган «Җәүһәр таҗ кыз» хикәясенә гомуми күзәтү ясала. Автор бу хикәянең дастан жанрына якынлыгын, текстта эпоска хас мотивларның булуын ассызыклый; әсәрнең идея тематикасын билгели; образлар системасын тикшерә.
ТӘҺСИ аспиранты Диана-Мария Галиуллина мәкаләсендә Уфа губернасы төрки халыкларының йола традициясе һәм халык медицинасы буенча материаллар карала (Казан университеты каршындагы «Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре» буенча). Тикшерү өчен материал булып төрле елларда төрки халыклар фольклоры буенча тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган рухани С.М. Матвеев (1896 елдан) һәм галим, АТЭҖХ рәисе Н.Ф. Катанов (1898-1914, 1919 еллар) мәкаләләре хезмәт итә.
«Тарих сәхифәләре» бүлеге. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты фәнни хезмәткәрләре – тарих фәннәре кандидаты Руслан Ибраһимов һәм Гөлшат Габделхакова хезмәте журнал укучыларын Татарстан-Кыргызстан мөнәсәбәтләре тарихы һәм заманча тенденцияләре белән таныштыра. Авторлар Идел-Урал татарлары һәм Үзәк Азия халыклары арасында мәдәни-икътисади элемтәләр урнаштыру этапларын тикшерә. XX гасыр ахыры-XXI гасыр башында Татарстан белән Кыргызстан арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни элемтәләрнең актуальлеген билгеләгән факторлар ачыклана.
Танылган татар мәгърифәтчесе Шакир Мөхтәровның Төркестанда яңа ысуллы мәктәпләр оештыру буенча эшчәнлеге тарих фәннәре кандидаты, Наманган дәүләт университеты доценты Алишер Исокбоев мәкаләсендә тасвирлана. Аның Төркестан һәм Үзәк Россия мөселман матбугатында чыгышлары, милли матбугат һәм типография оештыру эшендә катнашуы турында бәян ителә, шулай ук 1917-1920 елларда Төркестанда барган сәяси процессларда Ш. Мөхтәровның роле ачыклана.
Бөтенроссия декоратив сәнгать музееның фәнни хезмәткәре София Федорованың «Сәнгать» бүлегендә басылган мәкаләсендә француз модельеры Поль Пуареның 1911 елгы «Казан» коллекциясе атамасының семантик килеп чыгышы Н.П.Ламанованың биографик мәгълүматлары нигезендә, шулай ук Дениза Пуаре гардеробының сакланып калган сирәк үрнәкләренә таянып тикшерелә.
5 майда фольклористика буенча беренче филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле татар фольклорчысы Хәмит Ярминең тууына 120 ел тулды.Филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдиновның «Шәхесләребез» рубрикасы астында чыккан материалы галимнең фәнни һәм фәнни-оештыру эшчәнлеген анализлауга багышланган. Мәкаләдә галимнең үз фәнни мәктәбен булдыруга аерым игътибар бирелә.
Бүлекнең алдагы «Галим һәм остаз» дип аталган материалында әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның 85 яшьлек юбилее уңаеннан аның күпкырлы эшчәнлегенә күзәтү ясала. Галимнең төп хезмәтләре урта гасыр татар әдәбиятын яктырта. Моннан тыш, Х.Миңнегулов аерым авторлар мисалында ХІХ һәм ХХ гасыр башы татар әдәбиятын, чит ил татар әдәбиятын, тугандаш халыкларның әдәби үзара бәйләнешләрен тикшерүгә зур игътибар бирә. Филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиеваның әлеге мәкаләсендә шулай ук Х.Миңнегуловның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлегенә басым ясала.
Филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллинаның «Казакъ-татар галимәсе» мәкаләсе танылган Кытай белгече, тарих фәннәре докторы, профессор, Казакъ милли табигый фәннәр академиясе академигы Клара Хафизованың 85 яшьлек юбилеена багышланган. Клара Шәйсолтановнаның әнисе Гарифә Нигъмәтуллина – татар булган, Ырымбур өлкәсенең Сарыкташ районында туган. Мәкаләдә Казакъстанда көнчыгышны өйрәнү фәнен үстерүгә зур өлеш керткән К.Ш.Хафизованың тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында мәгълүматлар китерелә.
Бу елның мартында күренекле әдәбият белгече, филолог, тәнкыйтьче һәм педагог Габдрахман Сәгъдиның тууына 115 ел тулды. «Фәнни ядкәрләр» бүлегендә галимнең «Әдәбиятыбызны мәдрәсәләрдә укыту» (Шура. 1910. No 18) һәм «Мәктәп тирәсендә (Ибтидаи мәктәп программасында иң әһәмиятле бер мәсьәлә)» (Шура. 1917. № 14, 15) басылып чыкты . Анда автор мөселман уку йортларында барлыкка килгән уку системасыннан канәгать булмавын белдерә һәм мәдрәсәне үзгәртеп кору мәсьәләсен куя. Аерым алганда, Г.Сәгъди милли уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытуны кичекмәстән кертүне яклый һәм бу адымның әһәмиятен дәлилли. Мәкалә филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова тарафыннан басмага әзерләнде.
Шул ук бүлектә укучылар игътибарына танылган журналист, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе Г.Карамның (1878-1947) Ф. Әмирханның (1886-1926) «Тигезсезләр» пьесасына бәяләмәсе тәкъдим ителә, ул Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан «Новый клуб» сәхнәсендә 2015 елның 9 февралендә куелган. Текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Гөлчира Ханнанова тарафыннан басмага әзерләнгән Г.Карам рецензиясендә эчтәлеккә кенә түгел, ә актерларның уеннарына һәм спектакльнең куелышына да бәя бирелә. Шулай итеп, әлеге бәяләмә әдәбият белгечләре өчен дә, театр белгечләре өчен дә кызыклы.
Традицион рәвештә, «Фәнни Татарстан» үз битләрендә ТӘҺСИдә соңгы вакытта чыккан яңа китапларга бәяләмәләр бастырып килә. Журналның икенче санында «Рухи мирас: эзләнүләр һәм ачышлар» сериясендә дөнъя күргән сәяхәтнамәләрнең 13,14,18 чыгарылышларына (авторы – тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова) һәм «Баш хәрефтәнме, юл хәрефеннәнме?» орфографик сүзлегенә бәяләмәләр (авторлары – филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы педагогика университеты доценты Рәиф Закиров һәм филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәзинә Мөхиярова) белән танышырга мөмкин.
Шулай ук санның ахырында институтның, республиканың фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат һәм чыгарылыш материалларына иллюстрацияләр, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үткәргән чаралардан фотолар тәкъдим ителә.