VI Артучов укулары

VI Артучов укулары 11.07.2024        Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина 2024 елның 3-8 июль көннәрендә «VI Артучов укулары» Халыкара фәнни-гамәли форумы эшендә катнашты
      Форум Таҗикстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Таҗик педагогика институты (Панчакент ш.) тарафыннан оештырылган иде. Чарада катнашучылар филология, социаль-гуманитар һәм табигать фәннәре өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина «Ташкент шәһәренең Чагатай зиратында XIX гасыр татар эпиграфик һәйкәлләре» темасына пленар утырышта чыгыш ясады. 
     Форум утырышлары мастер-класслар белән чиратлашып барды. Чарада катнашучыларга шулай ук бай экскурсия программасы тәкъдим ителде.

Возврат к списку