«Тукай Җаекта» Халыкара арт-пленэры

«Тукай Җаекта» Халыкара арт-пленэры 17.07.2024       Бу көннәрдә Көнбатыш Казакъстан өлкәсендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Тукай эзләре буенча» фәнни-мәдәни проектының бер өлеше булган «Тукай Җаекта» Халыкара арт-пленэры уза. 
     Г. Тукай исеме белән Җаекта күп кенә урын бәйле. Арт-пленэрда катнашучы Татарстан һәм Казакъстан рәссамнары алдында шагыйрь биографиясендәге әлеге битләрне чагылдырган әсәрләр иҗат итү бурычы тора. 
    Мондый пленэрлар 2022 елда Троицк шәһәрендә, 2023 елда Санкт - Петербургта узган иде; алга таба Оренбургта, Әстерханда һәм бөек шагыйрь исеме белән бәйле башка төбәкләрдә оештырылыр дип көтелә. «Тукай эзләреннән» проекты, 2026 елга кадәр дәвам итеп, шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан махсус күргәзмә һәм каталог бастырып чыгару белән тәмамланачак.

Возврат к списку