“Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр”

“Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр” 24.07.2024       Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Шәүкәт кызы Галиева 2024 елның 23 июлендә Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан Чистай шәһәрендә уздырылган чараларда катнашты. 
    Көн дәвамында Казаннан килгән кунакларга – алар арасында бер төркем язучылар, галимнәр, журналистлар бар иде - Гаяз Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә урнашкан тарихи-мемориаль һәм этнографик музее, Чистайның Татар бистәсе буйлап экскурсия үткәрелде, алар шулай ук Чистай шәһәренең «Нур», «Әниләр» мәчетендә, «Камалия» мәдәният үзәгендә, «Хәзинә» скверында булдылар, танылган дин галиме Закир Камалов каберен зиярат иттеләр.
     Төштән соң Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә «Яңарыш хәбәрчесе – заман һәм традицияләр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге хезмәткәре Ләйсән Галиева, әлеге чарада чыгыш ясап, катнашучыларны Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чорына бәйле соңгы елларда табылган мәгълүматлар белән таныштырды.

Возврат к списку