Самара өлкәсендә экспедицион тикшеренүләр

Самара өлкәсендә экспедицион тикшеренүләр 30.07.2024        ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында «Татарларның тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру» проекты гамәлгә ашырыла. 
      Сәнгать фәннәре кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева 25-28 июль көннәрендә Самара шәһәрендә, өлкәнең Чапаев, Кенәл, Похвистнево шәһәрләре һәм Камышлы, Татар Байтуганы авыллары музейларында экспедицион тикшеренүләр үткәреп, татар халык сәнгате үрнәкләрен җыйды һәм фотога теркәде. 
      Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында институт хезмәткәрләре тарафыннан Пенза, Самара өлкәләре һәм Удмуртия Республикасының музейлары һәм архивларында эш алып барыла. Экспедицияләр вакытында җыелган мәгълүмат һәм алар нигезендә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең электрон ресурсларында, шулай ук татар халкының мәдәни-тарихи мирасына багышланган электрон альбомнарда дөнъя күрер дип көтелә.

    

Возврат к списку