Новосибирск өлкәсендә экспедицион тикшеренүләр

Новосибирск өлкәсендә экспедицион тикшеренүләр 05.08.2024        ТӘҺСИ галимнәренең «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылучы экспедицион тикшеренүләре бу көннәрдә Новосибирск өлкәсендә дәвам итте. 
    Татарск шәһәрендә Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева Н.Я. Савченко исемендәге Туган якны өйрәнү музеенда, мәчеттә булды, җирле татарлар белән очрашты. Музейда ул халык осталары ясаган бизәнү, көнкүреш әйберләрен, кием-салым һ.б. теркәде. Новосибирск шәһәрендә Л.М. Шкляева бүгенге көнгә кадәр сакланып калган татар сәүдәгәрләре йортларын фотога төшерде, шулай ук Новосибирск Дәүләт туган якны өйрәнү музеенда булып, татар мәдәниятенә кагылышлы экспонатларны өйрәнде.


Возврат к списку