Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
19.08.2024
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов 16 август көнне Мамадыш шәһәрендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары эшендә катнашты.
Традицион август киңәшмәләре кысасында оешгтырылган әлеге чарада ул «Татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре: төрләре, формалары һәм бәяләү үзенчәлекләре» темасына чыгыш ясады. Әлфәт Закирҗанов соңгы елларда татар әдәбиятыннан район һәм республика турларында бирелгән сорау-биремнәргә анализ ясады. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү барышында теоретик, әдәби-тарихи, иҗади биремнәр, әдәби әсәргә анализ ясау үзенчәлекләренә тукталды. Укытучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

