ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Пермь крае
20.08.2024
Кичә ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пермь крае территориясендә татарлар күпләп яши торган Куеда һәм Өя муниципаль округлары, Чернушка һәм Октябрьский шәһәр округларына комплекслы фәнни экспедициясе старт алды.
Экспедиция составына халык авыз иҗаты (экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов), лингвистика (филология фәннәре кандидаты Миңнира Булатова), халык кәсепләре һәм һөнәрчелеге (сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева), археография (филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина), эпиграфика (Венер Усманов) фәнни юнәлешләре буенча галимнәр керә.
Комплекслы экспедициянең максаты – татарларның рухи һәм язма мирасын, матди һәм традицион мәдәниятен, халык сәнгате материалларын җыю һәм өйрәнү.
