ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бурятия Республикасы

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2024: Бурятия Республикасы 21.08.2024       ТӘҺСИ галимнәренең 2024 елдагы комплекслы экспедицияләренең чираттагы пункты – Бурятия Республикасы. 
    Филология фәннәре докторлары Олег Хисамов (экспедиция җитәкчесе) һәм Илсөяр Закирова, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова, сәнгать фәннәре кандидаты Наталья Герасимова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова составындагы төркем 20 августта үз эшен башлап җибәрде. Беренче эш көнендә алар Улан-Удэ шәһәрендәге мәчеттә һәм Халыклар дуслыгы йортында булдылар. 
   Экспедиция барышында галимнәр биредә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләре, матди һәм традицион мәдәнияте, рухи һәм язма мирасы, халык сәнгате белән танышып, алдагы тикшеренүләр өчен материал туплаячак.


Возврат к списку