«Этномәдәни мирасны саклау һәм үстерү: традиция, мода һәм дизайн» түгәрәк өстәле
22.08.2024
17 август көнне Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең эшлекле программасы кысаларында «Этномәдәни мирасны саклау һәм үстерү: традиция, мода һәм дизайн» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды.
Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе исеменнән сәламләү сүзе белән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре кандидаты Халиков Илгиз Илдар улы мөрәҗәгать итте. Спикерлар буларак ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге галимнәре катнашты.
Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың чыгышы татарларның заманча модадагы традицион тукучылыгына, традицион техниканы торгызу һәм саклау проблемаларына багышланган иде. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар игътибарына докладчы шулай ук экспедицияләр барышында табылган татар сөлгеләре үрнәкләреннән файдаланып тегелгән «RAUZA» коллекциясен тәкъдим итте.
Үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева заманча кием дөньясында киез эшләнмәләр турында доклад белән чыгыш ясап, бу юнәлештә иҗат итүче төрле төбәк дизайнерларының эшләре белән таныштырды.
