ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына – 85!

ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына – 85! 23.08.2024         2024 елның октябрендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. 
   Республикабыз территориясендә һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгате буенча координация үзәге буларак, институт татар теле, әдәбияты, археографиясе, текстологиясе, халык иҗаты, театры, музыкасы, һ.б. проблемалар белән шөгыльләнә. 
     Юбилейга багышлап, институт 9-11 октябрь көннәрендә Казанда «Хәзерге академик фәндә Россия халыкларының телләре, әдәбиятлары һәм мәдәниятләре» дигән темага халыкара фәнни форум уздыра. 
      Форум кысаларында берничә фәнни чара оештыру каралган: 
     1. «Хәзерге дөньяда милли телләр һәм телара процесслар» халыкара фәнни-гамәли конференциясе; 
     2. «Парадигмалар алмашыну шартларында татар фәне: теория, методология, практика» халыкара фәнни-гамәли семинары 
     3. «Татар гыйлеме» яшьләр фәнни мәктәбе; 
     4. «Милли тәңгәллекне саклап калу факторы буларак традицион мигъмарият» халыкара фәнни-гамәли семинары. 

     Хөрмәтле коллегалар! 
     Сезне ТӘҺСИнең 85 еллыгына багышланган фәнни чараларыбызда көтеп калабыз!

Возврат к списку