Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча VIII Халыкара Конгресс
30.08.2024
ТР Фәннәр академиясе галимнәре 23-26 августта Ташкентта һәм Сәмәркандта узган Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча Бөтендөнья җәмгыятенең «Наследие великих предков – основа III ренессанса» дип исемләнгән VIII Халыкара Конгрессы эшендә катнаштылар. Форумны Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Ислам цивилизациясе үзәге, ТӨРКСОЙ, IRCICA һәм «Әл-Фуркан» Ислам фонды оештырган иде.
Дөньяның 35 иленнән килгән өч йөздән артык галим, шулай ук Үзбәкстанның мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы белгечләр катнашында узган әлеге конгресста Ташкентта төзелә торган Ислам цивилизациясе үзәге музее концепциясе буенча фикер алышынды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре «Дөнья коллекцияләрендә Үзбәкстанның кулъязма мирасы җәүһәрләре үрнәкләре» дип аталган секция кысаларында чыгыш ясады. ТР ФА вице-президенты Айнур Тимерхановның доклады Үзбәкстан Республикасы белән хезмәттәшлекне киңәйтү контекстында Татарстан Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү потенциалына багышланган иде; Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Гәрәева Казан коллекцияләрендәге сакланучы Урта Азия кулъязмалары турында сөйләде.
Форум кысаларында галимнәр өчен Ташкенттагы Ислам цивилизациясе үзәгенә һәм Сәмәркандта төзелә торган яңа Имам Бохари үзәгенә экскурсияләр оештырылды.

